+2 °С
Облачно
Мәдәният
6 Сентября 2022, 04:31

Серафимовка авылында яңартылган Балалар музыка мәктәбе үз ишекләрен ачты

Быел Туймазы районы Серафимовка авылы Балалар музыка мәктәбе укучыларын яңа кыяфәттә каршылады.

title
Серафимовка  авылында яңартылган Балалар музыка мәктәбе үз ишекләрен ачтыСерафимовка  авылында яңартылган Балалар музыка мәктәбе үз ишекләрен ачты
Серафимовка авылында яңартылган Балалар музыка мәктәбе үз ишекләрен ачты

Быел Туймазы районы Серафимовка авылы Балалар музыка мәктәбе укучыларын яңа кыяфәттә каршылады. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп бинасының түбәсе тулысынча ремонтланды. Тәрбияләнүчеләрне, укытучыларны һәм ата-аналарны бу вакыйга һәм Белем көне белән Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина котлады.

– Иске бина яңасыннан бер метрга түбәнрәк иде. Кыш көне бу тоташкан урында кар җыелып, түбәдән су агып яфалады. «Мәдәният» гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә ныклы түбә салынды. Моннан тыш, җәй көне хезмәткәрләр сыйныфларда косметик ремонт ясады. Хәзер мәктәп укучыларын шатланып каршы ала, – дип сөйләде музыка мәктәбе директоры Владимир Ипполитов.

 

Яңалык чыганагы: https://culture.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/308948

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас