+17 °С
Ясно
Мәдәният
2 Июля , 06:43

"Гомер юлым - күңел дәфтәрем"

“Хәйран калам, алар булмаса, ничек бу балаларны кеше итәр идем”, - ди 28 яшендә тол калган Фәридә апа.

"Гомер юлым - күңел дәфтәрем""Гомер юлым - күңел дәфтәрем"
"Гомер юлым - күңел дәфтәрем"

1960 нчы елның кыш аенда Әминә һәм Габдерәүф Хөснетдиновлар гаиләсенә авылыбызның уңган, булган, сандугачтай моңлы җырчы кызы - 19 яшьлек Фәридә апа килен булып төшә.
Матур башланган гаилә тормышы озакка бармый. Әти - әнисен, 28 яше дә тулмаган яраткан хатынын, берсеннән - берсе бәләкәй 4 баласын ятим калдырып, Марат абый бакыйлыкка күчә. Иң кече баласына, Илдуска, ике ай гына була. Яшь хатын көнне төнгә ялгап, балаларым ач - ялангач булмасын дип колхозда сыер савучы булып эшли. Фәридә апа бием - биатасына гомер буе рәхмәт әйтеп яши.
Аларны искә алган чакта: “Хәйран калам, алар булмаса, ничек ул балаларны кеше итәр идем”, - ди. Балалар җайлап кул арасына керә башлыйлар. Рәйсә белән Рәсимә буш вакытларында әниләренә ярдәмгә фермага йөгерәләр. Рима әбисенә энесен карарга, кулыннан килгән эшләрне эшләшергә ярдәм итә. Гомер җайлап уза, бием - биатасы да күптән инде гүр ияләре. Балалары үсеп, укып, һәркайсысы тормышта үз урынын табып, гаилә корып, балалар үстереп, оныкларга әби - бабай булдылар. Ә әтисеннән ике генә айлык булып калган Илдус бик оста куллы, уңган, эшчән булып үсә. Әби - бабай нигезен корытмый, матур дөньялар тергезде. Ул йорт матурлык утравының уртасында урнашкан кебек: бер яктан инеш, икенче яктан чишмә челтерәп ага, кошлар сайрый, тирә - як чәчәккә күмелгән.
Ямьле июнь аенда Фәридә апаның күркәм юбилее. Аңа 85 яшь тулды. Балалары, күп санлы туганнары, ахирәтләре бу көнне аның исеменә бик күп җылы сүзләр әйтеп котладылар.
Бу матур чарадан авылыбызның йолдызлары, “Дуслык” ансамбле кызлары да читтә калмады. Авыл мәдәният йорты директоры Рита Рафыйк кызы Хәйбуллина җитәкчелегендә әзерләнгән “Гомер юлым - күңел дәфтәремдә” дип аталган әдәби - музыкаль очрашу кичәсе белән Фәридә апада кунакта булды.
Әниләренең 85 яшьлек гомер бәйрәменә балалары бик зур бүләк әзерләгән: Фәридә апаның соңгы 15 елда язган шигырьләрен туплап, китап бастырганнар. Чыннан да, бу китап - күңел дәфтәре. Артистларыбыз ике бәйрәмне берләштерделәр, бу китап туе да булды.
Матур табигать кочагында ансамбль, Әнвәр Хөснетдинов, Фирүзә Кәримова, Гүзәл Хәйбуллина, Нәсимә Абдуллина, Рәмзия Ибраһимова, Зөлфия Хәйбуллиналар башкаруында әниләр, язмыш, балалар турында җырлар, шигырьләр, гармун моңнары яңгырап торды. Фәридә апаның китабына кергән фәһемле шигырьләр укылды.
Кызы Рәсимә әнисенә балалар исеменнән эшкә, олыларны хөрмәт итәргә, башлаган эшне җиренә җиткерергә өйрәтеп үстергән өчен, тирән рәхмәтен белдереп, “Кайгыртмасын балалар” җырын бүләк итте. Шушы түгел мени бәхет ана өчен? Язмамны Фәридә апаның китабындагы шигырь белән тәмамлыйм.
Төшләремдә син диеп
Мендәремне кочаклап,
Узды минем гомерем.
Уянгач, син булмаганга
Белсәң иде ничек кыенын.
Әлдә әле дүрт балаң бар,
Аларга карап юанам.
Хәзер инде картлыгымда
Бәхетем бар дип куанам.
Изге күнелле балаларны
Биргән миңа җир - анам,
Озын гомер биргән бер Аллам.

Г. ХӘЙБУЛЛИНА,
педагогик хезмәт ветераны, Башкортстан республикасының мәгариф алдынгысы.

Фотолар тәкъдим ителде.

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас