+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2017, 14:22

Гөлназ Шәфыйкова: “Ата-аналарның 73 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укытуны сайлады”

Башкортстанның мәгариф министры туган телләрне укытуга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

Башкортстанның мәгариф министры туган телләрне укытуга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

– Гөлназ Радмиловна, ни өчен башкорт теле дәүләт һәм туган тел буларак бер-берсеннән аерыла? Агымдагы уку елына кадәр мәктәпләрдә башкорт телен укыту ничек оештырылды?

– Туган телне өйрәнү – Русия Конституциясендә билгеләнгән хокук. Укыту планы турында сөйләгәндә, туган тел – белем бирү программасындагы укыту планының инвариатив өлешенә караучы мотлак предмет. Туган тел һәр сыйныфта беренче класстан мотлак укытыла.

Мәктәпләрдә башкорт телен дәүләт теле буларак укыту Башкортстан Конституциясе белән тәэмин ителә. Бу – сайлап алынучы предмет. Ул белем бирү системасында катнашучылар формалаштырган укыту планы өлешенә керергә тиеш. Узган елга кадәр ата-аналар фикере коллегиаль органнар аша исәпкә алынды. Башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү балалар һәм ата-аналарга 2-9нчы сыйныфларда тәкъдим ителде. Бу Башкортстанның “Мәгариф турында” Законы белән билгеләнгән.

Агымдагы елда хәл үзгәрде. 28 августта Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе булдырылды. Аңа ярашлы, һәр ата-ана хәзер туган тел итеп кайсы телне сайлаулары турында гариза яза.

Башкорт дәүләт теленә килгәндә, һәр белем бирү оешмасында аны сайлап алу тәкъдим ителә. Әмма ул мотлак тәкъдим ителергә тиеш, чөнки бу Башкортстан Конституциясе һәм “Башкортстан Республикасы телләре турында” Закон белән билгеләнә.

2011 елдан федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелде. Хәзер ул балалар 7нче сыйныфта укый, һәр ел саен алар ата-аналары белән бергә нинди предмет өйрәнүне сайлады. Әмма әлегә кадәр ата-аналардан бу турыда гариза язу ел саен таләп ителмәде.

– Гөлназ Радмиловна, Йошкар-Олада үткән Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Владимир Путин прокуратура органнарына һәм төбәк властьлары җитәкчеләренә нинди йөкләмә бирүе турында сөйләп үтсәгез иде. Ул туган һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә нинди йогынты ясаячак?

– Ил Президенты төбәк башлыкларына туган һәм дәүләт телләрен ирекле өйрәнүне тәэмин итүне йөкләтте. Моннан тыш, Русия Генеральный прокуратурасына Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль орган белән берлектә ил субъектларында Русия составына караучы ил халыклары һәм республика дәүләт телләре арасыннан гражданнарның туган телне ирекле өйрәнү хокукын тәэмин итүгә кагылышлы законнар положениеләре үтәлешен тикшерү йөкләтелде.

Бөтен үзенчәлек бары тик шунда. Әлеге предметларны өйрәнүгә бернинди йогынты ясалмаячак. Нинди предмет сайлау ата-аналар хокукы булып кала. Элекке стандартлар буенча башкорт теле дәүләт теле буларак балаларга милли төбәк компоненты кысаларында тәкъдим ителгән булса, хәзер яңа стандартларда мондый компонент юк. Бары тик мәктәп компоненты гына бар. Ата-аналарга предметларның берсе сыйфатында дәүләт теле буларак башкорт теле тәкъдим ителә.

– Димәк, принципаль үзгәрешләр юк?

– Принципиаль үзгәрешләр юк. Мотлак шарт барлыкка килде: сайлап алу буенча предметны өйрәнүгә ата-аналарның ирекле язма гаризасы кирәк.

– Ил Президентының әлеге йөкләмәсен үтәүдә безнең республика нинди позициядә?

– Республика Владимир Путинның, туган телләр һәм башкорт теле дәүләт теле буларак ирекле өйрәнелергә тиеш, дигән фикерен хуплый. Шуңа күрә барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында бу турыда гаризалар җыелды. Аларга төрле предметлар буенча дисциплиналар тәкъдим ителде. Әмма бу исемлекне белем бирү оешмасы, мөмкинлекләреннән чыгып, үзе төзи.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ата-аналарның 73 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүне сайлаган. Ягъни укучылар, нинди милләттән булуларына карамастан, башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнергә теләк белдерә.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның башкорт телен ирекле рәвештә сайлап өйрәнергә чакыруы җәмәгатьчелек тарафыннан хупланды. Ата-аналар һәм балалар башкорт телен өйрәнүнең мөһимлеген, мәдәниятләрнең бер-берсен баетуның республикада милләтара тынычлык һәм бердәмлекне саклап калу шарты булуын аңлый.

Моңа бәйле безнең бурыч тагы да катлаулана. Без телне өйрәнү өчен тавыш биргән кешеләр алдында җаваплы. Шуңа күрә башкорт телен өйрәнүдә мөмкинлекләрне киңәйтергә, аны укыту ысулларын яңартырга кирәк. Бу позицияне Рөстәм Хәмитов укытучыларның август киңәшмәсендә ачык җиткерде. Ата-аналар берлекләре белән актив эш алып барырга, яңа укыту төрләре – факультативлар, түгәрәкләр, электрон курслар кертергә кирәк. Шул ук вакытта республикадан һәм илдән читтә яшәүче башкорт халкы турында онытырга хакыбыз юк. Аларга да туган телен өйрәнүдә ярдәм итәчәкбез.

Кыскасы, республикада башкорт телен өйрәнү һәм укытуда тупланган тәҗрибәне саклап калу һәм арттыру өчен барысы да эшләнәчәк.

– Башкорт телен ирекле өйрәнү буенча төрле фикерләр бар. Кайберләр болай өйрәнү тел бетүгә китерәчәк дип уйлый. Бу шулаймы? Сез аларга нәрсә дип җавап бирә аласыз?

– Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Телне ирекле өйрәнү – туган телне өйрәнүдә мотивацияне арттыру ул. Гаризаны ел саен язу ата-аналарның мөмкинлеген арттыра. Бездә күпмилләтле гаиләләр бар. Димәк, быел, мәсәлән, алар туган тел буларак урыс телен сайласа, киләсе елда башкорт телен өйрәнә ала.

Телләрне ирекле өйрәнү башкорт телен дәүләт теле буларак укытуда да яңа мөмкинлекләр ача. Бу аны өйрәнү ысулларын камилләштерүгә, укытучыларның иҗади куәтен ачарга, башкорт теле дәресләрен республикада яшәүче барлык милләт балалары өчен дә кызыклы итеп оештырырга ярдәм итәчәк.

Әйткәндәй, бүген ата-аналарның 8 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүдән баш тартты. Икенче яклап, “Көчләп яраттырып булмый” дигән мәкаль барлыгын беләбез. Бездә чит телләрне көчләп укыту үрнәге бар. Әмма аттестатларында “яхшы” билгесе булуга карамастан, укучылар ул телне белми.

Арытаба да башкорт теленең өйрәнүгә лаек тел булуын исбатлау өстендә эшләячәкбез. Башкорт телен өйрәнүдән баш тарткан 8 процент ата-аналарны яңадан җәлеп итү өчен укыту ысулларын камилләштерергә, аның яңа төрләрен кертергә кирәк.

– Мәгариф министрлыгы башкорт телен өйрәнү буенча “кайнар линия” оештырды. Гражданнар нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итә?

– Бер атна эчендә 1,5 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иттек. Ата-аналарны “Нинди предметны сайларга мөмкин?” дигән сорау борчый яисә алар сайлау өчен предметларның күбрәк булуын тели. Без “Мәгариф турында” Федераль законга нигезләнәбез. Аңа ярашлы, предметлар исемлеге белем бирү оешмасы мөмкинлегеннән чыгып төзелә.

Күбесе башкорт телен дәүләт һәм туган тел буларак өйрәнүдә нинди аерма булуы, нинди телнең туган тел дип исәпләнүе, гаиләдә файдаланылмаган телне сайлау мөмкинлеге белән кызыксына.

– Мәгариф министрлыгы башкорт телен өйрәнү буенча “кайнар линия” оештырды. Гражданнар нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итә?

– Бер атна эчендә 1,5 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иттек. Ата-аналарны “Нинди предметны сайларга мөмкин?” дигән сорау борчый яисә алар сайлау өчен предметларның күбрәк булуын тели. Без “Мәгариф турында” Федераль законга нигезләнәбез. Аңа ярашлы, предметлар исемлеге белем бирү оешмасы мөмкинлегеннән чыгып төзелә.

Күбесе башкорт телен дәүләт һәм туган тел буларак өйрәнүдә нинди аерма булуы, нинди телнең туган тел дип исәпләнүе, гаиләдә файдаланылмаган телне сайлау мөмкинлеге белән кызыксына.

– Министрлык бу сорауларга ничек карый?

– Без уңай карыйбыз. Бу ата-аналар һәм балаларның гражданлык позицияләре югары булуы турында сөйли. Алар, башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүнең мөһим булуын аңлап, үзләренең туган телләрен өйрәнү яклы.

Ата-аналар, шулай ук, министрлыкка гаилә мәсьәләләре белән дә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, әти-әнисе икесе ике телне сайлаган очракта белем бирү оешмасы нәрсә эшләргә тиеш? Бу – һәр гаиләнең үз эше. Уртак фикергә килү мөһим.

Сыйныфта, мәсәлән, өч кеше – бер телне, калганнары башка телне сайлаган очракта факультатив дәресләр эшләячәк. Әмма һәр ата-ананың кайсы телне сайлавы белем бирү оешмаларының мөмкинлекләре чикләрендә тәэмин ителергә тиеш.
Читайте нас: