+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2017, 14:18

Һөнәргә тәүге адым

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә һәм район балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә эшләгән берләшмәләр белән танышу өчен Ачык ишекләр көне оештырылды. Федоровканың башлангыч сыйныф укучылары 19-21 сентябрьдә шушы учреждениеләрдә булды. В. В. Буркина белән С. Л. Казакова “Рукодельница” һәм “Мастерица” түгәрәкләрендә балаларны төрле кул эшләренә өйрәтәчәк.

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә һәм район балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә эшләгән берләшмәләр белән танышу өчен Ачык ишекләр көне оештырылды. Федоровканың башлангыч сыйныф укучылары 19-21 сентябрьдә шушы учреждениеләрдә булды.

В. В. Буркина белән С. Л. Казакова “Рукодельница” һәм “Мастерица” түгәрәкләрендә балаларны төрле кул эшләренә өйрәтәчәк.

Ә З. Р. Ишмөхәммәтова алып барган “Изостудия” рәсем түгәрәгендә балалар төрле матур картиналар төшерегә, төсләрне бер-берсенә тап китереп эшләргә өйрәнәчәк.

Сәяхәт итәргә һәм туган якның табигате белән танышырга яраткан балаларны эколого-биологик, туризм юнәлешендәге берләшмәләр үзенә чакыра. Аларны җитәкчеләр – А. Г. Прокудина, Г. С. Асташкина һәм Р. Н. Сәйфуллина алып бара.

Шахмат белән шөгыльләнүчеләрнең интеллектуаль сәләтен үстерергә “Гамбит” клубында Д. Ш. Кашаев ярдәм итәчәк.

Музыка һәм җырларга яратучылар Н. В. Орлова алып барган вокал түгәрәгенә йөриячәк.

Моннан тыш, мәктәпләрдә төрле берләшмәләр: “Разноцветная политра” (җитәкчесе Е. Ф. Чиркунова), “Зеленый дом” (җитәкчесе И. В. Палаева), “Безопасное колесо” (җитәкчесе А. Е. Чижикова) (Федоровка 1нче мәктәбендә) һәм бию (җитәкчесе Л. Р. Йосыпова) (район үзәгенең ике мәктәбендә дә) эшли.

Кем белә, бәлки шушы балалар арасында билгеле тегүчеләр, дизайнерлар, табигать дөньясын саклаучылар һәм шахматчылар үсәдер?

Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.


Лилия ХАМИДУЛЛИНА.

Фото Фаниса АКЧУРИНА.
Читайте нас: