Мондый күләмле спорт чарасының районда тәү тапкыр үткәрелүенә карамастан, үзләренең физик әзерлеген күрсәтергә, шул ук вакытта коллегалары белән очрашып күрешергә теләүчеләр күп булды. 26 сентябрьдә физкультура-сәламәтләндерү комплексында 16 балалар бакчасыннан хезмәткәрләр җыелды.