+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 октябрь 2017, 13:44

Мәнфәгатьләре үзәгендә - белем алу

- Аралашучан, төрле предметлардан һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - диделәр сыйныфташлары Даян Атҗитәров турында Юлдаш мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары. Үсмер егет белән сөйләшкәннән соң, мин аның күп нәрсә белән кызыксынуы һәм мавыгуы турында белдем.

Даян Атҗитәров – максатчан, актив егет.
Даян Атҗитәров – максатчан, актив егет.
- Аралашучан, төрле предметлардан һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - диделәр сыйныфташлары Даян Атҗитәров турында Юлдаш мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары. Үсмер егет белән сөйләшкәннән соң, мин аның күп нәрсә белән кызыксынуы һәм мавыгуы турында белдем.

Даян башлангыч сыйныфлардан ук район, республика конкурсларында актив катнаша. Тырышлыгы һәм ныкышмалылыгы аңа күп нәрсәдә уңышка ирешергә ярдәм итә. Даян крайны, Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча тикшеренү эшләре алып бара. Яшь тикшеренүченең тырышлыгы күп санлы грамоталар белән билгеләнгән. Шулай итеп, аңа быел “Русия һәрвакыт кыю геройлары белән дан тоткан” III Бөтенрусия эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында катнашкан өчен II дәрәҗә диплом тапшырылган. “Һәр гаиләдә патриотизм. Минем шәҗәрәм” республика интернет-конкурсында шәҗәрә проекты өчен Даянга икенче урын бирелгән.

Тырыш, җаваплы укучы төрле фәнни-практик конференцияләрдә катнаша. Ул тагы да спорт белән актив шөгыльләнә. Мәктәпнең җыелма командасы составында “Хәвефсезлек мәктәбе”, “Күңелле стартлар” республика ярышларында, җиңел атлетика кроссларында һәм баскетбол уеннарында катнаша.

Мәктәптә бер генә чара да Даянсыз үтми. Ул иҗади кичәләрне алып бара.

Тыйнак үсмернең сыйныфташлары арасында абруе зур. Быел да үткән елдагы кебек ул мәктәп президенты итеп сайланды.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: