+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 октябрь 2017, 17:02

Уен аша дөньяны танып-беләләр

Балалар бакчасының төп бурычы баланы мәктәпкә әзерләү иде. 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән “Русия Федерациясендәге мәгариф турында” федераль закон мәктәпкәчә белем бирүнең яңа статусын билгеләде. Хәзер педагогларның бар тырышлыгы, бигрәк тә өлкән төркемнәрдә, баланың сәләтен ачуга һәм укуга кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Балалар бакчасында көн кызыклы үтә.

Бала-Чытырман авылының “Алтын ачкыч” балалар бакчасында төп эш принципы – балаларның гаиләләре белән хезмәттәшлек итү. Ата-аналар - тәрбия-белем бирү процессында актив катнашучылар. Алар занятиеләрдә еш була, ата-аналар җыелышына, төрле чараларга килә. Бергәләп ярминкәләр, балалар бакчасын төзекләндерү буенча өмәләр үткәрәләр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре квалификацияләрен күтәрү өстендә эшли, район, республика һәм Бөтенрусия Интернет-конкурсларда катнаша. Быел республика экологик олимпиадада З. Н. Сәлишева җиңүче булды. Педагоглар “Баланы төрле яклап үстерү мохитен булдыручы-2017” район конкурсында призлы урыннар яулады, шулай ук “Педагогик инновацияләр” Бөтенрусия Интернет-конкурсында да беренче урынга лаек булдылар.
Читайте нас: