+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 октябрь 2017, 17:03

Яңача белем бирү

Фән бер урында гына тормый. Бар эшчәнлек өлкәсенә дә яңа мәгълүмати технологияләр кертелә. Шул ук вакытта заман укучыларга белем бирүнең яңа стандартларын кертә.

Фән бер урында гына тормый. Бар эшчәнлек өлкәсенә дә яңа мәгълүмати технологияләр кертелә. Шул ук вакытта заман укучыларга белем бирүнең яңа стандартларын кертә.
Районда Федоровканың ике мәктәбе дә заманча белем бирү учреждениесе моделе булып тора. Аларда белем бирү процессы һәм шартлары шәһәр гимназияләре, лицейларыннан берни белән дә аерылмый. Укучылар бар яклап та белемле булсын өчен төрле методикалар, шулай ук мәгълүмати-коммуникатив технологияләр уңышлы файдаланыла.
- Дәресләргә, яңа темаларга һәм фәннәргә кызыксынуны арттыру өчен безнең мәктәптә бик күп педагогик технологияләр, шул исәптән заманча җиһазлар кулланыла. Һәр уку бүлмәсендә интерактив такта, проектор яки смарт-телевизор бар, Интернетка да керә алабыз. Дәресләрдә аңлатылган тема экрандагы материал белән озата барыла, - диде Федоровка 1нче мәктәбе директоры К. Морозов.
Фото, видеоматериаллар, презентацияләрдән файдалану балаларга материалны ныграк үзләштерергә ярдәм итә. Мәктәп укытучылары әйтүенчә, моның өчен алар дәреслек урынына флешка йөртә.
Федоровка 2нче мәктәбендә дә уку процессы дә шулай алып барыла. Моннан тыш, бу районда ФГОС тормышка ашырылган бердәнбер белем учагы.
Читайте нас: