+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 октябрь 2017, 17:03

Ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт

Бала өчен гаилә бер үк вакытта яшәү һәм тәрбия мохите. Нәкъ әти-әнисе аның өчен тәүге укытучысы булып тора. Аерым бер этапта алар балалар бакчасы белән берләшә һәм бала өчен төп белем алу мохитен тәшкил итә.

“Әти-әниләребез белән без менә күпме әйбер ясадык”.

Гаилә дә, мәктәпкәчә учреждение дә үзенчә социаль тәҗрибә бирә. Тик бер-берсе белән бәйләнештә булганда гына балага зур дөньяга яраклашу өчен оптималь шартлар тудырыла.

Шуңа күрә безнең балалар бакчасы коллективының төп максаты: педагогик процесста ата-аналарны актив катнаштыру; баланың шәхес буларак үсешен һәръяклап тәэмин итү, тәрбия өлкәсендә ата-аналарның компетентлыгын күтәрү.

Г. ӘБДЮШЕВА,

Динес авылының “Ләйсән” балалар

бакчасы тәрбиячесе.

Автор фотосы.
Читайте нас: