+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 ноябрь 2017, 12:35

“Мин имтиханнар тапшырам”

“Просвещение” нәшрияты федераль педагогик үлчәмнәре институты белән берлектә бу проектны ике ел элек башлап җибәрде. Ул Русиянең күп кенә төбәкләрендә уңышлы эшләп килә.

“Просвещение” нәшрияты федераль педагогик үлчәмнәре институты белән берлектә бу проектны ике ел элек башлап җибәрде. Ул Русиянең күп кенә төбәкләрендә уңышлы эшләп килә.

Проект һәр төбәктәге укучыларның йомгаклау аттестациясе кысаларында югары нәтиҗәләргә ирешү буенча комплекслы программа рәвешендә эшләнгән. Ул аттестация нәтиҗәләрен анализлауны һәм авырлык тудырган биремнәрне ачыклауны; укучыларның әзерлек дәрәҗәсен диагностикалауның берничә этабын, укытучылар өчен предметлар буенча юнәлеш бирүче һәм методик семинарлар үткәрү һәм ата-аналар белән эшне үз эченә ала.

Быелгы уку елында да безнең республика проектта катнаша. Аның кысаларында районның барлык белем бирү оешмалары үзаллы предметлар санын сайлап, “Мин төп дәүләт имтиханы тапшырам” проектына кушыла ала.

Белешмә

“Мин бердәм дәүләт имтиханы тапшырам” проекты 2015 елда, укучыларның белем сыйфатын күтәрү максатында илебезнең алты төбәгендә эшкәртелгән. Аның нигезендә, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча базалы һәм профильле дәрәҗәләр өчен математикадан модульле курслар тора.


Э. ЙОСЫПОВА,

мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: