+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 ноябрь 2017, 13:53

Күңелле һәм файдалы ял иттеләр

Гончаровка мәктәбе укучылары каникулларын күңелле һәм кызыклы үткәрде.

Гончаровка мәктәбе укучылары каникулларын күңелле һәм кызыклы үткәрде.
Мәктәптә «Земная планета» көндезге лагере оештырылды. Анда 1-5 сыйныф укучылары йөрде. Монда һәр көн нинди дә булса бер темага багышланды . Тәрбиячеләр презентацияләр, видеороликлар файдаланып, уен формасында танып-белү чаралары оештырды.
Шулай итеп, «Экология көнендә» Л. Муратшина белән Е. Ермошина викторина һәм рәсем конкурсы үткәрде. Балалар күңелле стартларда катнашты, әкиятләр сәхнәләштерде. Талантлар конкурсы балаларның күңеленә хуш килде. Алар релаксация бүлмәсенә бик теләп йөрде, бию флешмобында катнашты. Ашханәдәге иртәнге һәм төшке ашлар да телеңне йотарлык иде. Педагоглар Л. Муратшина, Е. Ермошина, А. Бакиева, Г. Имангулова, Н. Захарова, О. Веселова балалар ялын бәйрәмгә әверелдерде.
Читайте нас: