+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь 2017, 17:52

Актив кыз

Районның теге яки бу почмагына барып, бер кочак кәгазь һәм мәкалә геройлары турында бик күп мәгълүмат алып, редакциягә кайтканнан соң, илһам көтеп көн үткәргән вакытлар да була. Мәкаләне ничек башларга белмисең. Бу юлы ул кыска гына вакыт эчендә әзер булды. Акбулат авылында чибәр, итәгатьле Алина Яһүдина белән очрашканнан соң, аның турында барыгызга да сөйләү теләге туды.

Мөлаем кыз бар дөньяга танылырга тели.

Агымдагы уку елында кызның көндәлегендә тик “биш”леләр генә тезелеп киткән, икенче сыйныфны да ул бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Мәктәп җитәкчелеге аны яхшы укыганы һәм тәртибе өчен берничә тапкыр Грамота белән бүләкләгән.
Алина – максатчан һәм төрле яктан үсешкән бала. Укудан тыш, ул рәсем төшерергә, биергә, җырларга, шигырьләр укырга да өлгерә. Боларның барысын да ул уңышлы башкара. Мәктәптә үткәрелгән бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка үтми, чөнки авыл клубы эшләмәгәнлектән, нәкъ белем бирү учреждениесе мәдәният учагы булып тора. Шулай ук ул төрле район чараларында да катнаша. Мәсәлән, 2014 елда “Уңышка бер адым” шигырь уку конкурсында - “Нәзакәтлелек миссы” номинациясендә, 2016 елда “Язгы тамчылар” конкурсының район этабында “Тамашачылар сөюе призы” номинациясендә уңыш яулады һәм Грамоталар белән бүләкләнде.
Читайте нас: