+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 декабрь 2017, 13:05

Укучылар изгелек кылды

Гаилә һәм балаларга ярдәм социаль бүлеге Халыкара инвалидлар көне алдыннан “Дустыма хат һәм бүләк” хәйрия акциясе игълан итте.

Федоровка 2нче мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары акциядә катнашты.
Федоровка 2нче мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары акциядә катнашты.
Гаилә һәм балаларга ярдәм социаль бүлеге Халыкара инвалидлар көне алдыннан “Дустыма хат һәм бүләк” хәйрия акциясе игълан итте.
Анда Федоровка мәктәпләре укучылары да катнашты. Бигрәк тә 2нче мәктәпнең - 3 А сыйныф (сыйныф җитәкчеләре М. И. Хәйбуллина) һәм 1нче мәктәпнең бишенче сыйныф (сыйныф җитәкчеләре Д. А. Морозова) укучылары актив булды. Балалар инвалид дусларына җылы теләкләр белән хатлар язды һәм төрле күчтәнәчләр бүләк итте, матур рәсемнәр төшерде. Хат юлларыннан укучыларның бу балаларга карата ихтирамы, хәлләренә керә белүләре аңлашыла, аларның тизрәк сәламәтләнүләрен телиләр. Кызлар-малайлар таныш булмаган дусларының нәрсә белән мавыгуы турында кызыксына, алар белән хат язышырга теләүләрен белдерә.
Бу акция укучыларга дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булуы, алар яхшы сүзләргә мохтаҗ булуы турында исләренә төшерде.
Автор фотосы.
Читайте нас: