Үсеп килүче буын стрессларга, негатив йогынтыларга, социаль челтәрләрнең тискәре тәэсиренә бирелгән гади булмаган чорда яшибез. Укучының шәхес буларак дөрес үсешүе, камилләшүе күпчелектә аның гаиләдәге тәрбиясенә, эргәдәгеләрнең тәэсиренә бәйле. Монда мәктәп тә зур роль уйный.
Район мәктәпләрендә законга каршы тәртип, укучыларда сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча айлык узды. Бу эштә күп мәктәпләр катнашты. Укытучылар семинарлары, шушы юнәлештәге эшне оештыру буенча смотр-конкурслар, өлкән сыйныф укучылары белән социаль-психологик тест үткәрү, “Хәвефсез балачакка бергәләп атлыйбыз” рәсем конкурслары, “Без сәламәт тормыш рәвеше яклы” видеороликлары һ.б. үткәрелде. Гончаровкалылар, коралачыклылар, динеслеләр һәм балачытырманлылар үткәргән презентацияләр белем бирү оешмасының тәрбия эшчәнлеген чагылдыра, эчтәлекле дип табылды. Укучылар видеороликлар конкурсында актив катнашты. Р. Җәлилова (Бала-Чытырман авылы), И. Захарова (Гончаровка авылы), И. Хәйбуллина (Яңа Явыш авылы), Яңа Явыш авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары эшләре аеруча кызыклы һәм үзенчәлекле булды.
Федоровка 1нче мәктәбендә “Наркотик һәм кешенең тормыш перспективалары”, “Безгә дисциплина нигә кирәк?”, “Русия конституциясе – безнең закон” темаларына сыйныф сәгатьләре үтте. “Мин -сәламәт тормыш рәвеше яклы” дип аталган рәсем конкурсында да укучылар теләп катнашты, хокук темасына видеофильмнарны кызыксынып карады.