+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2017, 16:28

Активистка Настя

“Мин төрле чараларда катнашырга яратам. Анда күп нәрсәгә өйрәнәм, яшьтәшләрем белән танышам”, - ди Кузьминовка мәктәбе укучысы.

“Мин төрле чараларда катнашырга яратам. Анда күп нәрсәгә өйрәнәм, яшьтәшләрем белән танышам”, - ди Кузьминовка мәктәбе укучысы.
Кыз тарих белән кызыксына, бигрәк тә районыбыздан чыккан танылган кешеләр аның игътибарын җәлеп итә. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда укыган вакытында ук кузьминовкалы, Советлар Союзы Герое Н. Т. Антошкин турында кызыклы тикшерү эше язган. Район дәрәҗәсендә бу эше Настяга җиңү китергән. Ә быел көз республика вәкилләре алдында презентация үткән. Тикшеренү эше уңышлы, дип табылган һәм бишенче сыйныф укучысын Уфага олимпиадага чакырганнар.
Аңа әзерләнгән арада кыз мәктәп һәм район чараларында да катнашырга һәм җиңәргә өлгерә. Бары дүртле-бишле билгеләренә генә өлгәшә, йортта әти-әнисенә ярдәм итә, дус-ишләре белән дә аралашырга вакыт таба.
Читайте нас: