+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2017, 16:27

Тамашачыларны таң калдырдылар

“Җиз үкчә-2017” республика конкурс-фестиваленең район этабы узды. Анда 7-12, 13-17 яшь төркемнәрендәге балалар халык биюләрен башкарды. Шулай ук төрле яшьтәге балалар коллективлары да чыгыш ясады.

“Җиз үкчә-2017” республика конкурс-фестиваленең район этабы узды. Анда 7-12, 13-17 яшь төркемнәрендәге балалар халык биюләрен башкарды. Шулай ук төрле яшьтәге балалар коллективлары да чыгыш ясады.
Конкурс программасын башлап җибәрү һәрвакыт җаваплы һәм авыр. Бу юлы моны динеслеләргә башкарырга туры килде. “Гөлләр” ансамбле малайлары башкаруындагы дәртле “Матрослар биюе” тамашачыларга матур тәэссоратлар бүләк итте. Коралачык авылыннан Хәйбуллина Язгөл һәм Садыйкова Ләйсән, Динес авылыннан Насретдинов Данил һәм Кантимеров Айназ дуэтлары, Батыр авылыннан Халитова Светлана башкаруындагы дәртле татар биюләре, Юрматыдан “Салават күпере” ансамбленең заманча биюе тамашачы күңеленә хуш килде. Сәетле Гаеткулов Айгиз башкорт биюе башкарды. Солистлар Хәйбуллина Айзилә (Федоровка 2нче мәктәбе), Тәнәйдән Павлова Полина кечкенә булуларына карамастан, тамашачылар каршында каушап калмадылар. Михайловкадан Семенова Виктория башкаруындагы гадәти булмаган гимнастик бию җыелучыларны таң калдырды. “Киндер сюрприз” (Федоровка 1нче мәктәбе), “Сабантуй” (Юлдаш авылы), “Карамельки” (Бала-Чытырман) ансамбльләре, Веселовкадан “Леон” төркеме тамашачыларга матур тәэссоратлар бүләк итте.
Икенче яшь төркемендәге балалар төрле милләт биюләре тәкъдим итте. Кирюшкинодан - “Ашкадарские роднички” бию коллективы, “Гөлләр” ансамбле, динеслеләр Радмир һәм Әдилә Кантимеровлар, Майнурова Илсөя һәм Әһлиуллина Гөлназ, Гончаровкадан “Импульс”, “Ирәндек” (Федоровка 1нче мәктәбе) ансамбльләре чыгышлары вакытында алкышлаулар тынып тормады.
Соңгы яшь төркемендә Балыклы авылы мәктәбе укучылары, “Гөлләр”, “Импульс” ансамбльләре матур чыгыш ясады.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче төркемдә беренче урынны солистлар Хәйбуллина Айзилә һәм Семенова Виктория бүлеште. “Киндер сюрприз” ансамбле – икенче. Өченче урынны “Радуга” ансамбле яулады.
Икенче төркемдә динеслеләрнең – татар һәм кирюшкинолыларның чуваш биюе иң уңышлылары дип билгеләнде. Икенче урында – гончаровкалыларның “Кадриль” биюе, өченче урында -кирюшкинолыларның башкорт биюе.
Катнаш төркемдә жюри беренче урынны динеслеләрнең - спорт биюенә, икенче урынны – “Танец дружбы” биюе өчен гончаровкалыларга, өченче урынны – татар биюе өчен балыклыларга тапшырды.
Минемчә, җитәкчеләр һәм катнашучылар зур эш башкарган. Чөнки менә шундый матур номерлар килеп чыксын өчен, күп тир түгәргә кирәк. Әмма конкурстан күренүенчә, тырышлыклары бушка булмаган – бәйрәм шәп килеп чыкты.
Читайте нас: