+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 Май 2018, 11:42

Тукайның туган көнендә

Тукайның туган көнендә

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп килгән яз ае – апрельдә безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Аның шигырьләрен һәм әкиятләрен әби-бабаларыбыз да, әти-әниләребез дә яттан белгән.

Бөек татар шагыйренең туган көнен ел саен билгеләп үтү безнең балалар бакчасында матур традициягә әйләнде. Быел да апрельның соңгы атнасын Г. Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышладык. Аның шигырьләрен укыдык, әкиятләрен тыңладык, шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадык. Соңыннан, Г. Тукайның туган көнендә бәйрәм үткәрдек. Аны «Туган тел» җыры белән башлап җибәрдек. Бәйрәмдә иң оста шигырь сөйләүчеләр ярышты.

Иң кечкенә тәрбияләнүчеләребез Вахитов Динияр һәм Манапова Алсу әниләре белән «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштерде. Сабитова Дилә үзенең шигырендә чын татар кызын тасвирлап күрсәтте.

Ә татар малаеның нинди булганын беләсезме? «Татар малае кәләпүшле була!” – дип сөйләде Әһлиуллин Даян. Абдуллин Айназ «Әтием белән бергә» дигән шигырь әзерләгән иде. Кәримов Ильяс, Сәйфуллин Рәсүл, Селивёрстова Оля тынычлык һәм дуслык турында сөйләделәр.

Шулай ук бәйрәмдә әниләр белән бергәләп Г. Тукайның яраткан уены «Ачык авыз»ны өйрәнеп уйнадылар. Әниләр – әкиятләр буенча төзелгән викторинада актив катнашты. Бәйрәмгә Су анасы да килгән иде. Ул балалар белән «Су анасы» уенын уйнады.

Шигырь сөйләүчеләрне бәяләргә авыл китапханәсе мөдире Әдиһәмова Миңнур һәм клуб мөдире Сабитова Нәфисә апалар килде. Алар балаларның тырышлыкларын билгеләп, аларга бүләкләр тапшырдылар.

Г. Тукай иҗаты аша балаларыбызда туган телебез – татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләнә. Туган тел ул әти-әни кебек үк газиз нәрсә.

Г. НАСЫЙРОВА,

«Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: