Дөньяны нурга күмүче яңгыр тамчылары
Бер хуҗабикәнең сөтле сыеры булган. Һәр иртә ул сыерын яланга көтүгә куган, ерак китмәсен дип бәйдә тоткан.
Бервакыт сыер ашап йөргәндә аның янына елан шуышып килгән.
-Син кем? – дип сыердан сораган.
Сыер башын күтәреп еланга караган да:
-Мин үлән ашап шифалы сөт җыючы сыер, - дип җавап биргән.
-Мин шуышып йөрүче елан. Синең хуҗаң бармы?
-Бар, ул – кеше, минем хуҗабикәм, - дигән сыер. - Ә синең хуҗаң?
-Мин урман тирәсендә яшим, димәк, хуҗам – урман.
Шулай сөйләшеп торганда алар янына карга очып төшкән.
-Син кем? – дип сораганнар елан белән сыер каргадан.
-Мин - карга, төсем кара. Һавада очам, агач башында оя корам.
Шул вакыт өстә, биектә кара болытлар күренгән, тиздән яңгыр ява башлаган.
Сөйләшүчеләр бу сәер күренешкә аптырап киткәннәр.
-Син кем? – дип сораган елан яңгыр тамчысыннан.
-Мин тып-тып, тып-тып тамчы. Барлык дөньяга ямь бирүче, - дигән җәйге яңгыр тамчысы һәм аска, үләннәр арасына тәгәрәгән.
Сыер яңгыр яуганга бик шатланган, чөнки ул ашаган үлән тагы да сутлырак, тәмлерәк тоелган аңа. Еланга да җылы яңгыр тамчылары ошаганнар.
– Минем матур ялтыравыклы күлмәгем каралган иде, яңгыр тамчылары чиста юсыннар, - дип төрле-төрле хәрәкәтләр ясаган. Башын алга-артка боргалаган, аска төшергән, яисә өскә күтәргән.
- С-с-с, с-с-с, маладис, - дип тамчыларны мактаган, аларны хуплаган.
Кара карга агач башына очып кунган, яңгыр яуганга бик сөенгән.
-Кар, кар, кар, кар, шатландыр, куандыр, - дип кычкыра икән.
Яңгыр тамчылары сикерә-сикерә, тып-тып, үссен чәчкәләр, үләннәр нык, нык дип, яуганнар да яуганнар.
Берзаман яңгыр явып туктаган. Бөтен дөнья яктырган, нурга күмелгән. Һавада кояш балкыган. Сыер тәмле үлән ашап шифалы сөт җыйган. Елан чиста күлмәген ялтыратып, урман ягына шуышкан. Карга канатларын кага-кага күккә күтәрелгән.
Әнисә ФӘТХУЛЛИНА (ГАЕВАЯ).