+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2018, 13:11

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә, йолаларына, диненә, үз тамырына игътибары артканнан - арта бара. Бу исә балаларга ана теленә, үз милләтенә гореф-гадәтенә кызыксыну, мәхәббәт уята. Менә шушы юнәлештә балаларга кечкенәдән тәрбия биргәндә генә гаиләләр нык, дәүләтебез көчле булачак. Югары Явыш авылының «Чебурашка» балалар бакчасы мөдире Р. Дашкина, тәрбияче А. Краснова даими рәвештә әти-әниләр белән берлектә зур эш алып бара.

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә, йолаларына, диненә, үз тамырына игътибары артканнан - арта бара. Бу исә балаларга ана теленә, үз милләтенә гореф-гадәтенә кызыксыну, мәхәббәт уята.

Менә шушы юнәлештә балаларга кечкенәдән тәрбия биргәндә генә гаиләләр нык, дәүләтебез көчле булачак.

Югары Явыш авылының «Чебурашка» балалар бакчасы мөдире Р. Дашкина, тәрбияче А. Краснова даими рәвештә әти-әниләр белән берлектә зур эш алып бара.

28 апрель көнне авыл клубының бәйрәмчә бизәлгән залында олысы да, кечесе дә җыйналды. Монда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашлыгында шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Кызлар-малайлар чара барышында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр башкарды. Евгения Зазуленко, Руфина Дашкина һәм Әмирхан Дашкин тамашачыларны нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды.

Бу гаиләләрнең тамырлары илебездә танылган шәхесләр белән дә бәйле.

Дашкина Руфина ерак әбисе Зәйнәпнең генерал – майор Якуп Чанышев белән бертуганнар булуын бәян итте.

Дашкин Әмирхан ерак бабасы Әбүбакыйр белән татар халык классик шагыйре Закир Рәмиевның (Дәрдмәнд) әнисе Хәнифә әби белән бертуганнар булуын әйтте.

Балалар чарага алдан әзерләнде, кул эшләре, гаилә альбомы, герб эшләп алып килде. Бу күркәм чараны оештыруда модель китапханә мөдире А. Мохтарова һәм авыл мәдәният йорты мөдире Н.Байисламова күп көч салды.

Чара ахырында һәрбер бала, катнашучы гаилә һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре авыл советы, авыл мәхәлләсе исеменнән бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Ф. ДАШКИН, туган якны өйрәнүче.
Читайте нас: