+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 август 2018, 18:49

“Тәрбияче һөнәре – яшәү рәвешем”

-Мин үз һөнәремне балачакта ук сайладым, ди Айгөл Наил кызы Салихова.- Әле дә исемдә, Акбулат сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, җәйге айларда эшләп тору өчен мине авыл балалар бакчасына эшкә чакырдылар. Һәм шунда мин үземнең балаларны яратуымны, киләчәктә дә алар белән эшләргә теләвемне аңлап, көзен Салават педучилещесана укырга кердем. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алачагымны аңладым микән соң? Юктыр, мөгаен.

-Мин үз һөнәремне балачакта ук сайладым, ди Айгөл Наил кызы Салихова.- Әле дә исемдә, Акбулат сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, җәйге айларда эшләп тору өчен мине авыл балалар бакчасына эшкә чакырдылар. Һәм шунда мин үземнең балаларны яратуымны, киләчәктә дә алар белән эшләргә теләвемне аңлап, көзен Салават педучилещесана укырга кердем. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алачагымны аңладым микән соң? Юктыр, мөгаен.

Уку йортын тәмамлаган елны язмыш аны Вәрис Мөдәрис улы белән очраштырып кавыштыра. Яшь укытучы кыз ямьле Ашкадар елгасы буенда урнашкан Өчбүләк авылына килен булып төшә һәм хезмәт юлын да шушы авыл мәктәбендә башлый.

-Белем учагы бусагасын беренче тапкыр атлап эшкә килгәндә чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне аңлап та бетермәгәнмендер әле ул чакта. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен вакыт үткән саен ныграк төшенәм,- ди 25 еллык педагогик хезмәт стажы булган Айгөл Наил кызы.

“Кояшкай” балалар бакчасына ул көн саен дәртләнеп, ашыгып, очып дигәндәй килә. Монда аны кызыклы, мавыктыргыч балалар дөньясына, тәрбияче һөнәренә мәхәббәт китерә. Бакчада яраткан апаларын Әминәсе, Айзиләсе, Дәлиле… түземсезләнеп көтә. Бүген Айгөл Наил кызы безне нәрсә белән гаҗәпләндерер, нинди һөнәрләргә өйрәтер, нинди яңа уен уйнатыр икән дип күзләренә бага. Төрле яклап мең сорау яудыра.

Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Бигрәк тә аз комплектлы балалар бакчасында. Монда аларга җырчы да, биюче дә, шагыйрь дә, рәссам да булырга туры килә. Бер төркемгә төрле яшьтәге 12 бала йөри. Бу үз чиратында тәрбия эшен оештыруда күп кенә кыенлыклар тудыра. Шөгыльләр вакытында бу аеруча сизелә. -Эшне һәрьяклап уйлап, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганда авырлыклар артта кала, бигрәк тә балаларга булган мәхәббәтем тәрбия эшендә миңа зур көч бирә,- ди Айгөл апа.

Яратып башкарган һөнәрең уңышка китерә, дип юкка әйтмиләр. Аралашырга яраткан, үзендә яхшы сыйфатлар туплаган, әдәплелекне хуплаган киң күңелле ханымны намуслы фидакарь хезмәте, балаларга булган сөюе тормыш үрләренә алып менә. Мәгариф бүлеге тарафыннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Тәрбияче һөнәрен яшәү рәвеше, язмышы итеп сайлаган Айгөл Наил кызы балалар бакчасында сабыйларның нәни күңеленә бәрәкәтле орлык сибүче булса, өендә тормыш иптәшенең сөекле хатыны, нефть көллиятен тәмамлаган Илнурның, кызлары Зилия һәм Айзиләнең яраткан әнисе, бианасы Җәмилә Сәгыйдулла кызына хәстәрлекле килен дә ул.

Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: