+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 17:30

Өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсендә Федоровка икенче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия булды.Балалар дежур часть, ЮХХДИ, экспертлар һәм кинологлар эше турында белде.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районы буенча бүлекчәсендә Федоровка икенче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия булды.

Балалар дежур часть, ЮХХДИ, экспертлар һәм кинологлар эше турында белде. Тимерэзләгеч аша тикшерү үттеләр, полицейский киемен киеп карадылар, хезмәт этләрен ничек асрауларын күрделәр. Бүлекчә начальнигы, полиция подполковнигы Алексей Силяев Эчке эшләр органнарындагы хезмәте, бүлекчә ветераннары һәм тарихы турында сөйләде. Укучылар шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты турында фильм карады, кем белә, бәлки кемдер үзенең язмышын хокук саклау органнарында хезмәт итү белән бәйләр.

Татьяна Зәйнуллина.
Читайте нас: