+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2019, 13:00

«Сакчылар, алга!» спорт-белем бирү уены

2019 елның 16 мартында Күмертау шәһәрендә укучылар өчен «Сакчылар, алга!» спорт-белем бирү уенының зона этабы үткәрелде. Ул балаларны патриотик тәрбияләүне, сәламәт тормыш рәвешен, позитив тормышка омтылышны формалаштыруга юнәлтелгән иде.

2019 елның 16 мартында Күмертау шәһәрендә укучылар өчен «Сакчылар, алга!» спорт-белем бирү уенының зона этабы үткәрелде. Ул балаларны патриотик тәрбияләүне, сәламәт тормыш рәвешен, позитив тормышка омтылышны формалаштыруга юнәлтелгән иде. Районыбыздан анда Федоровка 1-нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары командасы катнашты.Яшь сакчылар берничә сынау: «Робототехника», «Каршылыклар полосасы», «Капитаннар конкурсы», «Ориентлашу», «Экологик», «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» конкурсларын үтте. Аннан соң концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Компетентлы жюри барлык ярыш төрләрен дә бәяләп, җиңүче команданы билгеләде. Ул Күмертау шәһәре командасы булды. Безнекеләр «Капитаннар конкурсында» икенче, «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» конкурсында өченче, «Робототехника» конкурсында икенче урыннарга лаек булдылар. Балалар белемнәрен, осталыкларын, бердәм команда эшен, җиңүгә омтылышларын күрсәтте.Балалар сүзләренә караганда, ярыш бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.Шулай ук безнең команда өчен «Кванториум» балалар технопаркына экскурсия да оештырылды.
Читайте нас: