+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель 2019, 11:30

Дөрес язу модада!

Федоровка һәм район халкы ел саен бар дөнья буенча үткәрелә торган мәгариф акциясенә кушылачак – Тоталь диктант язачаклар.

Федоровка һәм район халкы ел саен бар дөнья буенча үткәрелә торган мәгариф акциясенә кушылачак – Тоталь диктант язачаклар. Бу акциянең максаты – дөрес язуның һәр кеше өчен мөһим булуын күрсәтү; рус теле белән шөгыльләнүнең авыр, ләкин мавыктыргыч һәм файдалы булуына инандыру; рус телендә сөйләшә һәм яза белгән яки теләгән бар кешене берләштерү. Белемен теләгән бер кеше тикшереп карый ала, катнашучыларның үз исемнәрен атау мотлак түгел.
Диктант 13 апрельдә 13.00 сәгатьтә Федоровка авылы, Ленин урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк район китапханәсендә үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 3 апрельдә Тоталь диктантның totaldict.ru сайтында башланды. Теркәлгәндә Федоровканы сайлап, аның битенә күчәргә кирәк. Сайтка теркәлү тик электрон адрес яки социаль челтәрләр аша гына мөмкин.
Тоталь диктантның мәйданнарына теркәлү буенча инструкциягә һәм онлайн-диктантка сылтама: https://vk.com/@totaldict-instrukciya-po-registracii2018.
Читайте нас: