+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2019, 11:30

Башкортстанның мәгариф министрлыгы каршында Милли мәгариф идарәсе булдырылачак

Бу турыда “Башинформ” агентлыгындагы Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съездына багышланган мәгълүмат конференциясендә ведомство башлыгы вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин сөйләде.

Башкортстанның Мәгариф министрлыгы каршында Милли мәгариф идарәсе булдырылачак. Бу турыда “Башинформ” агентлыгындагы Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съездына багышланган мәгълүмат конференциясендә ведомство башлыгы вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә милли мәгариф мәсьәләләре белән министрлыкта ике кеше шөгыльләнә.

“Булдырылачак Идарәдә 15тән артык белгеч эшләячәк, аларга югары һөнәри таләпләр куелачак. Бу зур педагогик тәҗрибә, башкорт телен яхшы белү генә түгел, инициативалылык, башкорт телен укыту буенча заманча программаларны һәм методикаларны тормышка ашыру тармагында реаль практика да”, - дип белдерде ул.

Республиканың Мәгариф министрлыгы каршындагы яңа Идарәдә милли телне өйрәнү, филологик белем бирү мәсьәләләре белән урта һәм урта һөнәри дәрәҗәдә генә түгел, югары белем бирү дәрәҗәсендә дә шөгыльләнәчәкләр.

Бу юнәлештәге тәүге адым, мәгариф ведомствосы җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булачак. Ул Уфада 11-12 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлы мәйданында үтәчәк. Форум бер мәйданда 800гә якын башкорт теле һәм әдәбияты укытучысын, шулай ук район һәм шәһәр округларыннан мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) туган телләрне укытуны курирлаучы методистларын, вузлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен җыячак.

“Хәзер безгә туган телләрне укытуның яңа, заманчарак алымнары кирәк. Вакыт белә беррәттән атларга тиешбез, дистәләгән еллар элек булдырылган методикалар буенча эшләргә ярамый. Хәзер балалар бөтенләй башка, алар өчен гадәти басма продукция белем чыганагы булып тормый. Нәкъ шуның өчен яңа технологияләр кертергә, педагогик кадрларны әзерләргә кирәк. Белем бирү процессы бер китап белән генә чикләнми, киңрәк карап, традицион белем бирү системасы чикләренә чыгарга кирәк. Боларның барсы буенча да дискуссия мәйданнарында фикер алышачакбыз, анда һәркемнең үз фикерен җиткерү мөмкинлеге булачак”, - дип белдерде Айбулат Хаҗин.

Ул шулай ук булачак съездның җәмәгатьчелек өчен иң ачык съездларның берсе булачагын белдерде. “Теләгәннәр интернет аша да сораулар бирә, идеяләре белән бүлешә ала, анда чараның туры трансляциясы барачак”, - дип сөйләде ведомство башлыгы.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
Читайте нас: