+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 апрель 2019, 13:32

Башкорт теле укытучылары үзләренең съездына җыелачак

10-12 апрельдә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары республика съезды үтәчәк.

10-12 апрельдә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары республика съезды үтәчәк. БР Мәгариф министрлыгының махсус хаты буенча анда районыбыздан җиде делегат барачак. Алар район мәгариф бүлеге мөдире Р.Т. Исмәгыйлев, мәгариф бүлеге методисты З.М. Әхмәрова, Батыр мәктәбе директоры Р.Х. Усманова-Багаева һәм “Ел укытучысы” район һәм республика конкурслары катнашучылары, укучыларының фәнне белү буенча казанышлары булган башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Х. Уразбаева (Юлдаш), Р.Р. Ханнанова (Юрматы), Э.Р. Тукбаева (Федоровка 1нче мәктәбе), Бала Чытырман МБУ ДОУ мөдире Э.Ф. Җәлилова.
Г. Бакиева.
Читайте нас: