+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 апрель 2019, 16:01

13 апрельдә Федоровка 1нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен “Җиңү өчен 100 балл” форумы үтте.

Район хакимияте башлыгы В.Ф. Насретдинов балаларга районыбызның бүгенге көндә нинди белгечләргә мохтаҗ булуын сөйләде.

Район хакимияте башлыгы В.Ф. Насретдинов балаларга районыбызның бүгенге көндә нинди белгечләргә мохтаҗ булуын сөйләде. Венер Фәрит улы чыгарылыш сыйныф укучыларын булачак һөнәрләрен ныклы һәм төпле уйлап сайларга чакырды, чөнки моңа аларның уңышлы һәм бәхетле киләчәге бәйле. Мәгариф бүлеге начальнигы шушы мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Рөстәм Тимербай улы 2019 елда мәктәпне тәмамлаучыларга 9 һәм 11 сыйныфларда йомгаклау аттестациясен үткәрү, аңа әзерләнү турында сөйләде. “Җиңү өчен 100 балл” форумы йомгаклары буенча укучылар үзләрен дулкынландырган сорауларына җаваплар алды, үзләренең тәэссоратлары белән бүлеште. Алар тырышып укысаң, бернинди үзаллы һәм контроль эшләренең дә куркыныч булмавын белдерде.
Читайте нас: