«Очыш» мәгариф форумы йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасы “Эргәдә бул” проектын башкара. Ул Башкортстан Республикасы мәгариф оешмаларында балаларны һәм үсмерләрне үртәү проблемасын көнүзәкләштерү һәм профилактикалауга юнәлтелгән. Ә 2019 елның 15-22 маенда “Дуслаш! Ышан! Сакла!” республика акциясе үтәчәк. Анда белем бирү процесында барлык катнашучылар өчен дә аңлату чаралары каралган. Алар – “буллинг” темасы буенча фикер алышу белән педагогик Советлар утырышлары, ата-аналар җыелышлары, белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре үткәрү.