+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 Май 2019, 11:08

«Башҡорт телендә һөйләшәм, башҡорт телендә яҙам» – «Башкорт телендә сөйләшәм, башкорт телендә язам»

Иртәгә республикада башкорт теле буенча Халыкара диктант булачак!

Иртәгә республикада башкорт теле буенча Халыкара диктант булачак!Ул Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү, башкорт халкының рухи мәдәниятын пропагандалау, халыкның телне белү кимәлен арттыруга ярдәм итү максатында үткәрелә. Төп мәйданчык Башкорт дәүләт университетында урнашачак, ике аудиториядән онлайн-трансляция алып барылачак, берсе башкорт телен белүнең башлангыч кимәле , икенчесе – башкорт телендә ирекле аралашучылар өчен.Альтернатив мәйданчыклар филиалларда, институтларда, Башкортстан Республикасының гомум, урта махсус һәм башка белем бирү учреждениеләрендә оештырылачак.
Бу ел саен үткәрелүче ирекле акциядә, яшенә, белеменә, социаль статусына, диненә һәм гражданлыгына карамастан, теләгән һәр кеше катнаша ала. Үз исемеңне күрсәтү дә мотлак түгел, алдан теркәлмичә килергә мөмкин.Шулай ук һәр катнашучы үзенең башкорт телен белү кимәлен үзаллы яки диктант сайтында урнаштырылган тест ярдәмендә тикшерә ала.
Читайте нас: