+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 Май 2019, 16:49

Аудиоселектор киңәшмә булачак

Ул быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә һәм балаларның җәйге ялын оештыруга багышланачак.

Бүген, 20 майда, 17.00 сәгатьтә “Бердәм Русия” Партиясе Рәисе Д.А. Медведевның Башкортстан Республикасындагы Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә аудиоселектор киңәшмә булачак. Ул быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә һәм балаларның җәйге ялын оештыруга багышланачак.Чарада БР Мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы А. Хаҗин, “Бердәм Русия” Партиясе Рәисенең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Э. Аеткулова, БР Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә начальнигы А. Яримов, БР Мәгариф министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм сыйфатны бәяләү бүлеге начальнигы А. Байрамгулова, Мәгълүмат эшкәртү төбәк үзәге директоры Р. Рямов катнашачак. Шулай ук киңәшмәдә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре вәкилләре, мәгариф өлкәсендә идарә итүче урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре дә катнашачак.
Читайте нас: