6 егет һәм 9 кыз бүген мәктәп белән хушлашты, алар классташлары һәм ата-аналары белән вальс биеде, соңгы тапкыр шундый якын булып беткән дәрескә чакыру кыңгыравының чыңын тыңлады. Хәзер аларны имтиханнар көтә – бу җиңел булмаган эштә аларга уңышлар телик. Ә соңыннан инде ышанычлы адымнар белән олы тормышка аяк басачаклар, уку йортлары студентлары булып китәчәкләр, ата-аналарын һәм безне дә үзләренең уңышлары белән куандырып торырлар, дип ышанабыз!