+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 июнь 2019, 17:03

Районыбызда “Мәгариф” милли проекты тормышка ашырыла

Башкортстанда бу милли проект кысаларында ел ахырына кадәр цифрлы һәм гуманитар профиль буенча 133 үзәк барлыкка килергә тиеш.

Башкортстанда бу милли проект кысаларында ел ахырына кадәр цифрлы һәм гуманитар профиль буенча 133 үзәк барлыкка килергә тиеш.Сүз тәү чиратта авыл мәктәпләре һәм халык саны 50 меңнән кимрәк булган шәһәрләрнең белем бирү учреждениеләре турында бара. Үзәкләр “Үсеш ноктасы” дип аталачак. Гади мәктәп кабинетларыннан алар заманча җиһазлар һәм укыту алымнары белән аерылып торачак. Мондый үзәкләрдә балаларны информатика һәм ИКТ, технология һәм ОБЖ буенча укытачаклар, шулай ук өстәмә дәресләр дә үткәреләчәк.Безнең районда быел шундый проектта ике гомум белем бирү мәктәбе катнаша. Алар – Федоровка 2нче һәм Бала Чытырман авылы мәктәпләре.
Читайте нас: