+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 июнь 2019, 12:04

Русия Федерациясе 2030 елга ясалма интеллект тармагында белгечләр дефицитын тулысынча бетерергә ниятли

Бу турыда Ясалма интеллектны үстерү милли стратегиясендә әйтелә.

Бу турыда Ясалма интеллектны үстерү милли стратегиясендә әйтелә.2024 елга максат – ясалма интеллект тармагында мәгариф программалары буенча алдынгы ун ил исемлегенә керү. 2030 елга максат – ясалма интеллект тармагында белгечләр дефицитын бетерү, шул исәптән алдынгы чит ил белгечләрен җәлеп итү исәбенә дә, диелә документның текстында.Бу максатларга ирешү өчен мәгарифнең барлык кимәлләре өчен ясалма интеллект тармагында күнекмәләр булдыру буенча программалар эшләү планлаштырыла. Моннан тыш, бу өлкәдә түләүсез икенче югары магистр белеме алу мөмкинлеге кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.Хәтерегезгә төшерәбез, моңа кадәр Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 30 июньгә кадәр ясалма интеллект тармагында технологияләр үсеше милли стратегиясе проектын кертергә кушкан иде.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: