+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 июнь 2019, 11:14

“Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү Төбәк үзәге ачылачак

2018 елның 29 мартында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Талант һәм уңыш” Фонды Башкортстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү тармагында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куйган иде.

2018 елның 29 мартында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Талант һәм уңыш” Фонды Башкортстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү тармагында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куйган иде.
2018 елның октябрендә Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләрен булдыруга конкурс сайлавында катнашты. Аның нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасы җиңүче булды һәм 283,6 мең сум күләмендә грант алды.
Башкортстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау һәм үстерү үзәге төбәкнең сәләтле балаларының гомум үсешүенә, интеллектуаль эшмәкәрлекнең төрле тармакларында, сәнгать, физик культура һәм спорт тармакларында сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү төбәк системасын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга булышлык итәчәк. Үзәк заманча белем бирү өлкәсе булып торачак.
Әлеге вакытта, “Талант һәм уңыш” Мәгариф фонды тәҗрибәсен исәпкә алып, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү төбәк үзәген булдыру мәсьәләсе эшкәртү стадиясендә: Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы приказы белән эксперт төркеме булдырылган, оештыру-хокуки форма, идарә органнары, эшләү принциплары һәм ресурс тәэмин итү билгеләнә; үзәкне ачуның планлы срогы – 2019 елның октябре-ноябре.
Читайте нас: