+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 июль 2019, 11:27

«Мәгариф» милли проекты кысаларында мәгариф министрлыгы өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар өчен курслар булдыру буенча конкурс игълан итте

Русия Мәгариф министрлыгы гаиләдә мәктәпкәчә белем алган өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар өчен күләмле ачык мобиль курслар булдыру буенча башлангыч гомум суммасы 26 млн сум булган конкурс игълан итте.

Русия Мәгариф министрлыгы гаиләдә мәктәпкәчә белем алган өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар өчен күләмле ачык мобиль курслар булдыру буенча башлангыч гомум суммасы 26 млн сум булган конкурс игълан итте. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Документациядә күрсәтелгәнчә, бүген гаиләдә мәктәпкәчә белем алган өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарны балаларын тәрбияләү мәсьәләләренә өйрәтүче гамәлдә булган, бала белән эшләү стандартларына җавап биргән, Мәгариф министрлыгы контролендә булган электрон мәгариф ресурслары юк.

“Шуңа бәйле, электрон мәгариф платформасы нигезендә күләмле ачык мобиль курслар форматында ата-аналарны укыту буенча электрон мәгариф ресурслары булдыру һәм кертү кирәк”, - диелә документациядә.

Проектны үтәү өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарны заманча дистанцион технологияләрне файдаланып сөземтәле укыту өчен шартлар булдырачак. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Контрактны тормышка ашыру 2019 елдан 2020 елга кадәр планлаштырыла.

Мондый курсларны булдыру “Мәгариф” милли проектында куелган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Шулай, проект кысаларында 2019 елның азагына кадәр ата-аналарга мәгълүмати-белем бирү порталы булдырылырга, шулай ук балигъ булмаган балалары булган ата-аналарга психолого-педагогик, методик һәм консультатив төрендә 2 млн хезмәт күрсәтелергә, 2020 елда мондый хезмәтләр саны 4 млн тапкырдан ким булмаска һәм алар 2024 елга кадәр арта барырга тиеш.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: