+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2019, 11:09

Башкортстан “Мәгариф” милли проекты буенча федераль субсидия алуга конкурста җиңде

2019 елның июлендә Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы 2020-2022 елларда “Мәгариф” милли проекты чараларын тормышка ашыруга грантлар бирүгә ачык конкурс үткәрде.

2019 елның июлендә Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы 2020-2022 елларда “Мәгариф” милли проекты чараларын тормышка ашыруга грантлар бирүгә ачык конкурс үткәрде.

Конкурста Мәгариф министрлыгы җибәргән сигез заявка җиңеп чыкты, нәтиҗәдә республика федераль бюджеттан субсидия алучы субъектлар исемлегенә керде.

Өч ел эчендә Башкортстанда 133 “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге, тугыз “IT-куб” балаларга санлы белем бирү үзәге, өстенлекле һөнәри әзерлек үзәге, өч “Кванториум” мобиль технопаркы, өч педагогия эшчәннәренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге һәм педагогларның осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге булдырылачак.

Федераль проект кысаларында тик кулайлаштырылган программалар буенча гына эшмәкәрлек алып барган ун гомум белем бирү оешмасының матди-техник базасын яңарту, шулай ук республиканың 690 мәктәбендә һәм колледжында санлы мәгариф мохите максатлы моделен кертү ниятләнә.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru


Читайте нас: