+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 июль 2019, 10:40

Дәүләт башлыгы укучыларга эш дәфтәрләре сатып алу өчен гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтергә кушты

Русия Президенты Владимир Путин санлы технологияләр кертү аркасында мәктәп укучылары эш дәфтәрләрен азрак куллана башлар, дип саный.

Русия Президенты Владимир Путин санлы технологияләр кертү аркасында мәктәп укучылары эш дәфтәрләрен азрак куллана башлар, дип саный. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы хәлнең анализын эшләргә һәм, мохтаҗлык булганда, мәктәп укучыларын барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтергә кушты, дип хәбәр ителә Кремльнең сайтында. Шулай, РФ хөкүмәтенә “мәгариф процессында, “Мәгариф” милли проектында каралган “Санлы мәгариф мохите” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында мәгариф процессына заманча санлы технологияләрне кертүне дә исәпкә алып, эш дәфтәрләрен куллануны кыскарту турындагы мәсьәләне карарга” кушылды. Моннан тыш, дәүләт башлыгы мәктәп укучыларының уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителү кимәлен анализларга кирәклеген белдерде.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: