+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 июль 2019, 10:46

Башкортстан югары уку йортларында дәүләт хезмәткәрләрен әзерләячәкләр

Төбәкнең югары уку йортларында дәүләт хезмәте өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләрен Русия Президентының төбәк кабул итү бүлмәсендә Башкортстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Михаил Закомалдин җитәкчелегендә үткән координацион киңәшмәдә карадылар.

Бүген югары уку йортларында Русия Федерациясе Президенты билгеләгән милли проектларны үтәүгә юнәлтелгән идарәчеләр профильләрен әзерләү, шулай ук дәүләт менеджменты тармагында кадрлар әзерләүче университетларның кафедраларына грант төрендә ярдәм итү өчен киңрәк шартлар булдыру мохтаҗлыгы туды, дип билгеләделәр киңәшмәдә катнашучылар. Максатлы һәм өзлексез укытуның заманчарак механизмы бөтә дәрәҗә властьнең дәүләт структуралары өчен кадрлар проблемасын хәл итәргә мөмкин.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан

Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: