+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 август 2019, 11:31

Башкортстанда 2020 елда авыл балалары өчен мобиль технопарклар эшли башлаячак

Киләсе елда техник түгәрәкләр, технопарклар һәм башка төгәл фәннәр үзәкләре булмаган районнар балалары түләүсез робототехника, сәнәгать дизайны белән шөгыльләнә, виртуаль чынбарлык булдыра һәм IT-технологияләрне өйрәнә алачак.

Киләсе елда техник түгәрәкләр, технопарклар һәм башка төгәл фәннәр үзәкләре булмаган районнар балалары түләүсез робототехника, сәнәгать дизайны белән шөгыльләнә, виртуаль чынбарлык булдыра һәм IT-технологияләрне өйрәнә алачак. Алар өчен республикада “Башкортстан кванториумы” өч мобиль технопаркы сатып алачаклар. Бу “Мәгариф” милли проекты аркасында мөмкин булачак.

Сүз пассажир микроавтобусыннан һәм тагылмалы вагоннан торган махсус җиһазландырылган күчмә автомобиль станцияләре турында бара. Башкортстанның мәгариф министрлыгында мобиль технопаркларда берничә лаборатория: виртуаль чынбарлык, промдизайн, хайтек, робототехника, аэролаборатория һәм башкалар булачагын белдерделәр.

Мобиль технопарклар республиканың төрле районнары буенча йөрерләр һәм балаларны инновацион югары технологияле корылмаларда эшләргә өйрәтер, дип планлаштырыла. Балалар эретеп ябыштырырга, гравировка станогында эшләргә, компьютер программалары язарга һәм башкаларга өйрәнәчәк. Проект эшмәкәрлегенә акцент эшләнәчәк. Моннан тыш, комплекслар алыс районнарда осталык дәресләре, күргәзмәләр, төрле тематик чаралар үткәрү мәйданы булачак. Гомум алганда, өч мобиль технопаркта 15-16 кешедән торган төркемнәрдә авыл мәктәпләренең меңнән артык бишенче һәм алтынчы сыйныфлар укучылары укый алачак.

Башкортстан өчен мобиль технопарклар булдырылуы көнүзәк: республикада сәнәгать, шул исәптән авиацион сәнәгать үсешкән, куәтле нефть эшкәртү комплексы, специфик техник белемнәр кирәк булган икътисадның башка тармаклары бар. Шулай ук төбәктә техник иҗат белән шөгыльләнү турында хыялланган балалар күп.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://rg.ru
Читайте нас: