Сентябрьдә Федоровканың 2нче һәм Бала Чытырман авылы мәктәпләрендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” Санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре ачылачак. Әле кабинетларда бизәкләү эшләре бара, соңыннан мәктәп мебеле, яңа җиһазлар куячаклар. Заманча уку техникасы белән җиһазландырылган югары технологияле мәйданчыклар укучыларга “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик культура һәм хәвефсез эшчәнлек нигезләре” предметларын яңача өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк.