Бу турыда республика Хөкүмәтендә профиль милли проектны тормышка ашыру буенча оператив киңәшмәдә БР мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
1 сентябрьгә 11 авылда яңа мәктәпләр үз ишекләрен ачачак, калган унында төзелеш эшләре ел азагына тәмамланачак. Балалар бакчаларына килгәндә, аларның күпчелеге киләсе айның башында ук ачылачак.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, доклад ясаучы шулай ук республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын баету буенча эшнең дәвам итүен дә билгеләде.