+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 август 2019, 10:48

Башкортстанда Сочидагы “Сириусның” аналогы барлыкка киләчәк

“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү үзәге булдырыла.

“Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда “Сириус” мәгариф үзәге моделе буенча балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү үзәге булдырыла.

Үзәк бизнес-үзәк һәм Республика инженер лицей-интернаты (“Фән” юнәлеше буенча), Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернаты һәм К. Дәүләткилдиев исемендәге Республика художество гимназия-интернаты (“Сәнгать” юнәлеше буенча), шулай ук спорт профильле 5нче Республика мәктәп-интернаты (“Спорт” юнәлеше буенча) нигезендә эшли башлар, дип күзаллана.

Үзәк төбәкнең сәнәгать предприятиеләре, фән һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт оешмалары, җәмәгать берләшмәләре белән бердәм мәгариф программаларын тормышка ашыру, сәләтле балаларны һәм яшьләрне озату һәм арытабангы үстерү, стажировкаларны, практика үтүне оештыру буенча тыгыз хезмәттәшлек итәчәк.

Хәтерегезгә төшерәбез, 2018 елның октябрендә республика “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында шундый үзәкләр булдыруга конкурс сайлап алуында катнашты һәм җиңүче булды, федераль бюджеттан 211,4 млн сум күләмендә субсидия алды. Финанслашу шартларында республика бюджетыннан 4,3 млн сум, бюджеттан тыш чыганаклардан – 64 млн сум бүленәчәк.

Үзәк төбәкнең сәләтле балаларын һәм яшьләрен төрле интеллектуаль эшмәкәрлек өлкәләрендә үсешүенә ярдәм итәчәк һәм Башкортстан Республикасының визит карточкасы булачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: