+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август 2019, 11:51

Владимир Путин яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү буенча чаралар эшләргә кушты

Владимир Путин РФ хөкүмәтенә яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү буенча чараларны эшләргә кушты. Мондый боерыкны президент Ельцин исемендәге Урал федераль университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашу йомгаклары буенча бирде, дип хәбәр ителә Кремльнең сайтында.

Владимир Путин РФ хөкүмәтенә яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү буенча чараларны эшләргә кушты. Мондый боерыкны президент Ельцин исемендәге Урал федераль университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашу йомгаклары буенча бирде, дип хәбәр ителә Кремльнең сайтында.

Ә Башкортстанда яшь галимнәрне өстенлекле фәнни эшләнмәләргә җәлеп итү өчен “Фән” милли проекты кысаларында дөнья кимәлендәге Фәнни-мәгариф үзәге булдыру һәм вузара кампус төзү планлаштырыла.

Алдан исәпләүләр буенча вузара кампусны төзүнең гомум хакы 11 млрд сум тәшкил итәчәк. Проектны, тиңдәшле рәвештә, 80 һәм 20 процент нисбәтендә федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау планлаштырыла. Мондый проект кирәк, дип саный УГНТУ ректоры Рәмил Бахтизин.


“Бу проектны тормышка ашыру югары белем бирү учреждениеләренең системалы проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк – бу матди-техник тәэмин ителеш һәм студент тулай торакларында урыннар җитмәү. Проблеманы комплекслы хәл итү берьюлы берничә мәсьәләне, шул исәптән студентларның китүе мәсьәләсен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде вуз җитәкчесе. Федераль бюджетта 2019 елга һәм 2020-2021 елларга “Фән” милли проектының “Фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү” федераль проектын тормышка ашыруга акчалар киләсе нисбәттә каралган: 2019 елга – 5,022 млрд сум, 2020 елга – 11,429 млрд сум, 2021 елга – 7,115 млрд сум.
#владимирпутин
Источник новости: https://tass.ru/
Читайте нас: