Башкортстан 2019 елда Волга буе федераль округында яңа мәктәпләр саны буенча лидер булды. Бу турыда республиканың мәгариф министрлыгында хәбәр итәләр. Барлыгы унбер гомум белем бирү оешмасы,
шул исәптән Уфада ике полилингваль гимназия ачу планлаштырыла. Тагы да ун мәктәпне Башкортстан Республикасында 2020 елга кадәр ачарга ниятлиләр.
Гомум белем бирү оешмалары Русия Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә һәм сафка кертелә.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА фотосы ("Ашкадар таңнары").