+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь 2019, 11:51

Дөресен генә әйткәндә, күңел куана

Илнең премьер-министры Башкортстан укучыларын һәм укытучыларын яңа уку елы башлануы белән котлады.

Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск колледжы нигезендә булдырылган «IT-колледж» төбәк компетенцияләр үзәгеннән видеоконференция үткәрде. Премьер-министр “Мәгариф” милли проекты кысаларында, һәр баланың заманча мәктәптә бер сменада уку мөмкинлеге булсын өчен, илебездә киң күләмле төзелеш эшләре җәелдерелүен ассызыклады.

Уфаның “Яркий” микрорайонында ачылган 162нче “Смарт” полилингваль күппрофильле мәктәп – федераль финанслауны җәлеп итеп төзелгән объектларның берсе. Аның мәйданыннан Радий Хәбиров селектор киңәшмәсендә катнашучыларга республиканың яңа уку елын ничек каршы алуын сөйләде. “Башкортстанда 1319 мәктәп үз ишекләрен ачты. 488 мең укучы парталар артына утырды. Шулардан беренче сыйныф укучылары – 55 мең. Милли проект мәгарифыбызны үстерү өчен уникаль мөмкинлекләр бирә”, - диде ул.

Премьер-министр Башкортстанның барлык укучыларын һәм укытучыларын яңа уку елы башлануы белән котлады.

“Без дә Сез яңгыраткан саннарны ишетүебезгә шатбыз. Дөресен әйткәндә, күңел куана. Күптән түгел генә Башкортстан кебек эре республика масштабында мондый сафка кертүләр турында сөйләү мөмкин дә түгел иде, Русия Федерациясенең кечерәк субъектлары турында әйтеп тә торасы юк. Тик, Сез дөрес әйттегез, милли проект аркасында бу хәзер мөмкин”, - диде Дмитрий Медведев.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональтныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: