+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2019, 18:16

"Тәрбияче булу - билгеләнешем, тормыш рәвешем"

"Тәрбияче булу - билгеләнешем, тормыш рәвешем",- ди "Салават күпере" балалар бакчасы педагогы

Дөньяда меңнәрчә һөнәрләр бар, алар барысы да кирәкле, кызыклы. Әмма һәр кеше үзенең күңеленә яткан, канәгатьлек китергән эшне сайларга тиеш. Гөлнур балачактан тәрбияче булырга хыяллана, шуңа да күп уйлап тормастан Күмертау педагогия училищесына укырга керә. 1998 елда уку йортын тәмамлап, яшь, чибәр, көч-дәрте ташып торган кыз “Салават күпере” балалар бакчасына эшкә килә. Кече төркемдә эшли башлый. Монда, нәниләр чолганышында аларның һәрберсенең шәхес булуын аңлый һәм тиз арада һәркайсысының йөрәгенә ачкыч табарга өйрәнә.

Бала тәрбияләү зур көч салуны таләп итә, ә инде чит баланы тәрбияләү – зур җаваплылык та. Гөлнур Хәйдәр кызы бу хакта уйламый, ул үзенең эше белән, үзе тәрбияләгән балаларның проблемалары һәм уңышлары белән яши. Аларга ярдәм итә һәм алар белән бергә үзе дә шатлана. Нәниләре – аның гаиләсе. “Ни өчен тәрбияче һөнәрен сайладыгыз?” - дигән соравыма да ул: “Балалар белән яшим мин”, - дип җаваплады. Бу тәрбияче һәрчак энергияле, кәефе күтәренке, һәрчак әкияти балачак дөньясында, балалар чолганышында. Ул аларны магнит сыман үзенә тарта. Ә күпме уеннар, конкурслар, сценарийлар белә. Ә күпмесен үзе уйлап тапкан. Аның тәрбияләнүчеләре һәрвакыт ни белән булса да мәшгуль. Төзиләр, әвәлиләр, рәсем төшерәләр. Ул балаларны бер-берсе белән аралашырга, ярдәмчел, сизгер булырга өйрәтә. Һәм бу уңышлы килеп чыга.

“Һәр баланың үз кызыксынулары һәм сәләтлекләре. Тәрбияче буларак, нәниләрнең яшерен талантларын ачарга һәм үстерергә тырышам. Бергәләп уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез. Ел да “Язгы тамчылар”, “Яңгыравыклы үкчә” кебек район конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Бу минем генә хезмәтем түгел, ә әти-әниләр белән берлектәге хезмәтебез, дип әйтергә кирәк. Мин аларга бик тә рәхмәтлемен, алар чараларга костюмнар тегәргә ярдәм итә, минем белән бергә балаларны төрле бәйрәмнәргә әзерли, һәръяклап ярдәм итәргә тырыша. Нәниләр белән эшләү миңа ифрат та охшый, дип кабатлаудан туймыйм. Алар бит яңалыкка үрелә, алар өчен барысы да кызыклы. Үзләрен чолгап алган тирәлектәге гүзәллекне күрергә, гаҗәпләнергә һәм сокланырга өйрәнәләр. Шуны күреп, күңел шатлана.

Шушы еллар эчендә гомерем балалар арасында үткәненә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Эшем минем проблемаларымны, борчуларымны оныттыра, үземне һәрчак яшь, энергияле, сәламәт итеп тоярга мәҗбүрли. Һөнәремне бик тә яратам, ул – минем билгеләнешем, тормыш рәвешем”, - дип раслый Г. Х. Фәйзуллина.

Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: