+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 сентябрь 2019, 11:16

Инновацияләр кампусы катнашучылары Башкортстанда математика һәм информатика буенча белемнәрен күрсәтәчәк

Яшьләр инновацияләре кампусы Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм чит илләрдән олимпиадалар җиңүчеләрен Башкортстанда җыйды.

Яшьләр инновацияләре кампусы Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм чит илләрдән олимпиадалар җиңүчеләрен Башкортстанда җыйды. Чара өстәмә белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән һәм “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Катнашучылар математика һәм информатика буенча белемнәрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

“Барлык яшьләр дә – математика һәм информатика буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашучылар. Смена барышында катнашучылар алдынгы югары уку йортлары укытучылары белән бергә фәнни тикшеренү яки инженер уйлап чыгарулар форматында проект эшләрен башкарачак”, - диелә хәбәрдә.

Шартлар буенча, катнашучылар үз проектларының практик тормышка ашырылуына ирешергә тиеш. Шулай ук алар өчен дискрет математика һәм информатика буенча дәресләр, IT-компанияләрнең алдынгы белгечләреннән осталык дәресләре үткәреләчәк. “Сентябрь азагында кампусның иң яхшы катнашучылары халыкара кейс-чемпионатка чакырылачак, анда төбәк кампус мәктәпләрен тәмамлаган 200 яшь кешенең катнашуы планлаштырыла. Катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк, алдынгы хезмәттәш-компанияләр кейслары белән эшлиячәк”, - дип өстәделәр ведомствода.

“Яшьләр инновацияләре кампусы” – проект эшмәкәрлеге принцибы буенча эшләнгән Бөтенрусия проекты, ул мәгариф процессына нигезләнә, “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин


Яңалык чыганагы һәм фото: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: