+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 сентябрь 2019, 18:11

Башкорт телен өйрәнәбез

Башкортстан Республикасы халкы өчен башкорт телен өйрәнү буенча курслар оештырылачак.

Башкортстан Республикасы халкы өчен башкорт телен өйрәнү буенча курслар оештырылачак.Курста катнашучыларны җыю Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 17 августындагы 395нче карары белән расланган “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатында игълан ителгән.Курслар халыкның барлык яшь категорияләре өчен дә уку йортына йөреп тә, читтән торып та уку формасында бушлай БР Мәгарифне үстерү институтында 2019 елның 16 сентябреннән көн саен кичке сәгать алтыдан сигезгә кадәр булачак. Тыңлаучылар төркеме гариза бирүчеләрнең башкорт телен белү кимәленә карап бүленәчәк.Белешмәләр өчен контактлар: Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120, 216 кабинет (башкорт теле һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы), тел.: 8 (347) 2282504 (эчке 2-41), e-mail:[email protected].
Читайте нас: