“Спорт шимбәсе” кысаларында балалар үз көчләрен төрле спорт юнәлешләрендә: хәрәкәтле уеннарда, спорт уеннары элементлары белән эстафеталарда, күңелле стартларда сынап карады. Шулай ук викторина җаваплары эзләп, табышмаклар чишеп зирәклекләрен, игътибарлылыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәтте. Чаралар бер тында үтте – укучылар кәефләрен күтәреп, дәрт-дәрман һәм күп файдалы мәгълүмат алып кайтты.