+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2019, 10:41

2020 елда республикада һөнәри әзерлек үзәге ачылачак

Уфада киләсе елда мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Һөнәри әзерлек үзәге ачылачак.

Уфада киләсе елда мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Һөнәри әзерлек үзәге ачылачак. Бу турыда «PROFфест» һөнәрләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин сөйләде.

“Эш бирүчеләрнең потенциаль булачак хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәчәк һөнәри әзерлек үзәген 2020 елда ачу планлаштырыла. Без “Мәгариф” милли проекты кысаларында 50 миллион сумлык грант оттык”, - дип аңлатты Айбулат Хаҗин. Һөнәри әзерлек үзәге 6-11 сыйныф укучылары өчен көн дә эшләячәк. Алар кызыклы уен формасында нинди күнекмәләрен үстерергә кирәклеген, нинди һөнәр мохитенә карауларын, эш бирүче белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген белә алачак.

Айбулат Хаҗин инвесторларның кадрлар потенциалы һәм үз эшмәкәрлекләрен арытабан тормышка ашыру мөмкинлеге белән ныклы кызыксынуын билгеләде.

Һөнәри программа кысаларында шулай ук “Яңа һөнәрләр атласы” проекты да гамәлдә. Аның буенча укучылар гамәлдәге һәм киләчәк һөнәрләре белән таныша ала. Әле ул башлангыч этабында гына, 2019 ел азагына кадәр проект эшләнеп бетәчәк. Анда 22 тармак һәм эшкуарлык блогы урын алачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: