+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2019, 11:13

Ун елдан мәктәп укучылары БДИны ясалма интеллектка тапшырачак

Бердәм дәүләт имтиханын үткәргәндә һәм аның нәтиҗәләрен бәяләгәндә ясалма интеллектның катнашлыгы Русиядә киләчәк 10-15 елда мөмкин.

Русия мәгариф күзәтчелегендә хәбәр итүләренчә, имтиханда укытучы булмаячак, ә укучыга билге әңгәмә һәм ясалма интеллект белән аерым гамәлләр кылу нәтиҗәләре буенча куелачак.

Бердәм дәүләт имтиханын үткәргәндә һәм аның нәтиҗәләрен бәяләгәндә ясалма интеллектның катнашлыгы Русиядә киләчәк 10-15 елда мөмкин. Бу турыда “Русиянең киләчәге. Милли проектлар” сайтында Русия мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев хәбәр итте. “Без әле шартлы рәвештә 10-15 елдан соң кулланылачак имтихан моделе буенча фикер алышабыз. Ясалма интеллектны файдаланып имтихан тапшыру, укытучының имтиханда катнашмаячагы турында сөйли алабыз. Укучы һәм ясалма интеллект арасында диалог, гамәлләр, шул гамәлләрне бәяләү булачак”, - диде Музаев. Шулай ук кәгазь кулланылмаган, ә имтиханны телдән тапшыруга басым ясалган БДИ формасы буенча да фикер алышу бара. Игътибар шулай ук укучының креативлылыгына, критик фикер йөртүенә, аралашучанлыгына, командада эшли белүенә бүленәчәк. “Шулай ук балаларның казанышларын, аларның санлы эзләрен исәпкә алу мөмкинлеген карыйбыз. Һәрберебезнең санлы тарихы бар, аннан безнең ни белән кызыксынуыбызны, нәрсә укуыбызны, төрле ресурслардан нинди мәгълүмат алуыбызны белеп була. Киләчәктә һәр абитуриентның шундый санлы тарихы, хәтта аның психологик портреты булыр, дип уйлыйм”, - дип тә өстәде Музаев.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/
Читайте нас: